@azatliqradiosi
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio . Редакция анонимлыкны гарантияли.
О канале Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio . Редакция анонимлыкны гарантияли.
AI-обзор
Обновлено 18.07.2026Канал "Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы" публикует новости на татарском языке о событиях в Татарстане и Башкортостане. Содержание канала затрагивает политические, социальные и экономические темы, а также освещает деятельность оппозиционных сил.
Описание сформировано MaxBook AI на основе последних публикаций канала.
Основные метрики
Рост подписчиков
Вовлечённость
Здоровье аудитории
Часовая активность
МСККогда канал публикует — распределение постов по часам суток.
Последние публикации канала «Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы»
- 119 просмотров, 5 реакций, 20 июл. 2026 г.
Пермь ягында һәм Башкортстанда татар-башкорт авылларын су басты 18-19 июльдә яуган яңгырлар сәбәпле берничә елга ярларыннан чыккан, бер буа ишелгән. Пермь ягының Октябрьский районындагы Югары Ирән, Әтнәгуҗа, Мостовая авыллары өлешчә су астында калган. Су шулай ук Янапай, Колтай, Ишем, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктүбә авылларына да килгән. Октябрьский районы халкының өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә. Башкортстанның Аскын районы Уршиде авылын да су баскан. Рәсмиләр белдерүенчә, Сарысу елгасы күтәрелү сәбәпле, Уршидедә 32 хуҗалыкка су кергән. 20 июльгә булган мәгълүматка караганда, Пермь…
Открыть пост в MAX - 237 просмотров, 3 реакций, 20 июл. 2026 г.
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар. Тулырак 👉 рәсемнәрдә һәм ☝️ безнең хәбәрдә . @azatliqradiosi
Открыть пост в MAX - 186 просмотров, 2 реакций, 20 июл. 2026 г.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹 Украина дроннары Мәскәү өлкәсенә һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы якынча 400 дронның юк ителүе турында белдерде. Хакимият мәгълүматларына караганда, Подольскида янгын башланган. Astra хәбәр итүенчә, нефть базасы яна. Шулай ук Домодедоводагы «Южные Врата» сәнәгать комплексында склад яна. Алты кеше зыян күргән диелә. Моннан тыш, Подольскидагы Ozon складында складында да янгын чыккан. 🔹 Русиянең Запорожьега һөҗүме вакытында өч кеше, шул исәптән 11 яшьлек бала һәлак булган. 40тан артык…
Открыть пост в MAX - 210 просмотров, 5 реакций, 19 июл. 2026 г.
🔥 Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi
Открыть пост в MAX - 220 просмотров, 7 реакций, 19 июл. 2026 г.
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәймә Газизова ны милли мәгарифне яклап узган урам чарасында катнашканы өчен административ җаваплылыкка тарткан. Мәхкәмә хатын-кызга пикет үткәрү тәртибен бозу турында маддә нигезендә 10 мең сум штраф билгеләгән. Карар 15 июльдә чыгарылган. Газизова гаебен тулысынча таныган һәм, пенсионер булуын һәм олы яшьтәге ирен карарга тиешлеген әйтеп, үзенә административ кулга алу җәзасы бирмәүне сораган, диелә. Пенсионерга карата административ беркетмә 3 июльдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән…
Открыть пост в MAX - 401 просмотров, 17 реакций, 19 июл. 2026 г.
Көн язмасы: Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш" Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була.…
Открыть пост в MAX - 219 просмотров, 7 реакций, 19 июл. 2026 г.
Русия Киевка зур һөҗүм ясады Украина Кораллы көчләренең Һава көчләре мәгълүматынча, якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага 41 ракет һәм 125 дрон җибәргән. 23 ракетны бәреп төшерә алмаганнар. Төп һөҗүмнәр Киевка ясалган. Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, бу сугыш башланганнан бирле Киевка ясалган иң зур һөҗүмнәрнең берсе. Ул бер кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең яралануы турында хәбәр итте. Һөҗүмгә Киевның биш районы — Соломянский, Шевченко, Святошинский, Деснянский һәм Днепровский районнары эләккән. Соломянский һәм Шевченко районнарында күпкатлы торак йортлар зыян күргән.…
Открыть пост в MAX - 243 просмотров, 11 реакций, 18 июл. 2026 г.
Бүген Омскида федераль Сабантуй узды Анда Русиянең 32 төбәгеннән һәм Казакъстанның дүрт төбәгеннән вәкилләр катнашты. Өлкә губернаторы 2024 елда Усть-Ишим районын су басу вакытында күрсәткән ярдәме өчен Татарстанга рәхмәтен җиткерде. 20 июльдә Усть-Ишем районы Әшем авылының 800 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бизнес Онлайн язуынча, анда Габдулла Тукайга һәйкәл дә ачачаклар. Әшеван мәктәбенә дә Тукай исеме биреләчәк. 📹 omsk_putevoditel @azatliqradiosi
Открыть пост в MAX - 235 просмотров, 3 реакций, 18 июл. 2026 г.
Татарстан эшмәкәрләре хокукларын яклау вәкиле Фәрит Абдулганиев киләчәктә республика парламент рәисе булырга мөмкин Бу хакта Бизнес Онлайн яза . Фәрит Абдулганиев Биектау бер мандантлы бүлгегә өстәмә сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүче намзәт буларак документларын тапшырган. Басма мәгълүматларынча, Абдулганиев сентябрьдә сайланганнан соң республика парламентын җитәкләргә мөмкин. Быел мартта Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты рәисе вазифасыннан киткәннән соң, аны вакытлыча Марат Әхмәтов алыштырды. Бу вазифага билгеләнәчәк төрле кешеләр исемнәре фаразланды. “Әмма республика элитасы арасындагы…
Открыть пост в MAX - 468 просмотров, 5 реакций, 18 июл. 2026 г.
Кичә Парижда Русия гаскәрендә хезмәт итүдән баш тартып качкан Даниил Мөхәммәтовны яклап пикет узды Аның оештыручысы - активист Андрей Демидов . Пикетта егермедән артык кеше катнашкан, шул исәптән Бөтентатар иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев тә, башкорт активисты Рамил Ваһапов та пикетка шигар тотып чыккан. Зәкиев "Полярная сова" колониясендә утыручы математик Азат Мифтахов һәм хокук яклаучы Бахром Хамроевка теләктәшлек белдергән. Пикетка чыгучы активистлар Франция хакимиятләренә тумышы белән Башкортстаннан булган Мөхәммәтовка сәяси сыену бирү мәсьәләсе Литвада түгел, ә Франциядә каралуын, аны…
Открыть пост в MAX - 215 просмотров, 6 реакций, 18 июл. 2026 г.
Көн язмасы: Украинага каршы сугышның нәтиҗәсе: Русиядә ягулык кризисы тирәнәя Татарстанда ягулык белән бәйле вазгыятьне контрольдә тоту өчен республика рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән штаб төзелде. Штабка ягулык салу станцияләрендә ягулык булуын контрольдә тоту, бәяләрнең нигезсез күтәрелү очракларын тикшерү, җәмәгать транспортының, ашыгыч хезмәтләрнең һәм коммуналь хезмәтләрнең өзлексез ягулык белән тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Әлеге хәбәрнең җомга кич барлык диярлек "Татмедиа" басмаларында таралуы ягулык өлкәсендә вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен торуын күрсәтә. Русиядә бензин…
Открыть пост в MAX - 246 просмотров, 2 реакций, 17 июл. 2026 г.
⚡️ Европа Берлеге Shahed дроннары өчен алмаш өлешләр җитештерүче Русия ширкәтләрен санкцияләр кертте Яңа чикләүләр Русиянең июль башында Киевка ясаган көчле һөҗүмнәренә җавап булып тора дип язылган Европа шурасы сәхифәсендә. Санкцияләр "АБС Электро" мөдирләр шурасы башлыгы Ирина Харисовага һәм бу төркемгә караган биш ширкәткә каршы кертелгән. «АБС Электро» «Шаһед» («Герань») тибындагы очкычларда кулланыла торган электрон һәм радиоэлектрон компонентларны эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, санкцияләр исемлегенә кертелгән кайбер ширкәтләр Русиянең энергетика тармагы өчен…
Открыть пост в MAX - 244 просмотров, 12 реакций, 17 июл. 2026 г.
Көн язмасы: Булат Сәйфетдинов: "Татар халкының язмышын татарлар үзләре хәл итәргә тиеш" Химия фәннәре кандидаты Булат Сәйфетдинов соңгы елларда татар милли хәрәкәте турында шактый чыгышлар ясый. 2022 елда мобилизация башлангач Русиядән китәргә мәҗбүр була. Бүген ул Франциядә сәяси сыену турында карар көтә. "Минемчә, татарларның шактые милли горурлыгын югалткан. Чөнки сугышка (Русиянең Украинага каршы баскын сугышы - ред.) баралар. Әгәр дә кешеләр, Кремльнең татарларга карата мөнәсәбәтен күреп тә, аның өчен сугышырга бара икән, бу җитди уйланырга мәҗбүр итә. Кремль безгә хәтта иң гади милли…
Открыть пост в MAX - 240 просмотров, 3 реакций, 17 июл. 2026 г.
Хәерле җомга иртәсе белән, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸 Кичә кич Русия армиясенең Одессага һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Берсе балалар белән паркта йөргән хатын-кыз. Бу хакта шәһәрнең хәрби хакимияте башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте. 🔸 Россельхознадзор Төркиянең биш ширкәтенә Русиягә төшле җиләк-җимеш - чия, шәфталу, өрек һәм башка җимешләрне кертүне тыйды. Моңа кадәр берничә сәгать алдан Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан Украинага диңгездә иминлек гарантияләре бирергә вәгъдә иткән иде. 🔸 Соңгы биш елда Татарстанда…
Открыть пост в MAX - 230 просмотров, 6 реакций, 16 июл. 2026 г.
⛽️ Татарстанда – бензин кытлыгы Русия башлаган сугыш нәтиҗәләре фронттан бик еракта яшәгән киң халыкка да килеп җитте. Хөкүмәтнең "Татмедиа" идарәсе исә бензин кытлыгы сәбәбен гади ажиотаж белән аңлата. Янәсе, кешеләр шашып, бензинны канистрларга ала башлаган. @azatliqradiosi
Открыть пост в MAX
Качество и доверие
Эвристические сигналы качества по публичным метрикам (охват, реакции, динамика подписчиков). Это не доказанный фрод и не приговор — лишь поводы присмотреться к каналу.
Реклама и монетизация
Внешняя реклама, которую этот канал размещал в других лентах.
Рекламирует с 13.06.2026
- @utvufa1 пост
Каналы, которые размещали рекламу этого канала у себя.
- @femedella1 пост · 355 охват
Средние показатели последних публикаций. Тип определён по тексту поста — оценочно.
Цитирование
Сколько раз канал упомянут и репостнут в постах других каналов.
Публикации
Дополнительно
Из 52 пойманных постов в диапазоне ID сообщений отсутствует 37. Пропуски — это удалённые посты ИЛИ медиа-альбомы и служебные сообщения (один альбом = несколько ID). Точную причину по одним ID определить нельзя.