@kzn_official_tat
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл 📲
О канале Казан Мэриясе
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл 📲
AI-обзор
Обновлено 19.07.2026Канал "Казан Мэриясе" публикует информацию о мероприятиях, проводимых в Казани, а также о работах по благоустройству города. В основном канал освещает темы культуры, образования и социальной сферы.
Описание сформировано MaxBook AI на основе последних публикаций канала.
Основные метрики
Рост подписчиков
Вовлечённость
Здоровье аудитории
Часовая активность
МСККогда канал публикует — распределение постов по часам суток.
Последние публикации канала «Казан Мэриясе»
- 34 просмотров, 5 реакций, 20 июл. 2026 г.
Бу атнада Казанда узачак тренировкалар җәдвәле белән таныштырабыз 🏃 💪 Казанлылар өчен балет, зумба, йога, зарядка, сулыш гимнастикасы һәм башка спорт төрләре буенча бушлай дәресләр үткәреләчәк. Спорт дәресләрендә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Сылтама биредә . Сәламәт булыйк ❤️ 👏
Открыть пост в MAX - 42 просмотров, 4 реакций, 20 июл. 2026 г.
Казанда Россия күләмендә милли ашлар рекорды куелачак Бүген, 20 июль көнне, Казанда чәк-чәктән Россия күләмендә иң биек манара төзеләчәк. Ун метрлы баллы корылманы илнең танылган кондитеры Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70 белгеч әзерли. Тәм-томны «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда ясаячаклар. Тамаша карарга теләүчеләр өчен керү ирекле булачак. Кунаклар өчен мәйданчыкны 16:00 да ачачаклар, алар катнашуында рәсми рәвештә рекорд теркәләчәк һәм Россиянең гастрономия рекордлар китабына кертеләчәк.
Открыть пост в MAX - 75 просмотров, 5 реакций, 18 июл. 2026 г.
«Җырлы сишәмбе»гә рәхим итегез! 21 июль 18.30да Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрда (ТР Милли китапханәсе янында) Казан Мэриясе оештырган «Җырлы сишәмбе»нең өченче чарасы узачак. «Җырлы сишәмбе»нең махсус кунаклары – блогер, музыкант, автор-башкаручылар Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова. Гитара һәм укулелега кушылып, татар халкының популяр җырларын, төрле чорга караган хитларын җырлыйсыгыз килсә, чарага рәхим итегез!
Открыть пост в MAX - 59 просмотров, 4 реакций, 17 июл. 2026 г.
«Байтирәк» биш еллыгын билгеләп үтте 15 июль көнне Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең «Байтирәк» («Древо жизни») мәгърифәти проекты кысаларында Татарстан халыкларының су йолаларына багышланган бәйрәм чарасы узды. Юбилей елында казанлыларны һәм башкала кунакларын рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт гореф-гадәтләре белән таныштыручы зур программа әзерләнде. Парк территориясендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән фольклор коллективлары җиде интерактив мәйданчыкта су стихиясе белән бәйле йолаларны тәкъдим итте. Тулырак — сылтама аша.
Открыть пост в MAX - 61 просмотров, 1 реакций, 17 июл. 2026 г.
1️⃣ 2️⃣ 3️⃣ 4️⃣ 5️⃣ 6️⃣ Казанда «Безнең ишегалды» программасының өчтән ике өлеше үтәлгән. Быел шәһәрдә барлыгы 418 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк: 189 ишегалдында юл эшләре тәмамланган, тагын 143 ендә эшләр дәвам итә. Программа буенча яңартылачак иң зур киңлек Совет районында урнашкан – ул 16 ишегалдын һәм күпфатирлы 20 йортны берләштерә. Объектта төзекләндерү чараларының барышын шәһәр башлыгы Илсур Метшин тикшерде. Совет районындагы квартал «Безнең ишегалды» программасы буенча быелгы иң зур төзекләндерү проекты булып тора. Ул Красная Позиция, Гвардия, Гастелло, Гадел Кутуй урамнары…
Открыть пост в MAX - 23 просмотров, 1 реакций, 16 июл. 2026 г.
1️⃣ 2️⃣ 3️⃣ 4️⃣ 5️⃣ 6️⃣ Казанда быел капиталь ремонт программасына кертелгән барлык 182 йортта да төзекләндерү эшләре башланган. Күпфатирлы йортларны яңарту уртача 62% ка башкарылган. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең Идел буе районындагы Мәүлетов урамындагы 40 нчы йортта эш барышын тикшерде. Бу биш каттан торган сигез подъездлы йортта 350гә якын кеше яши. Йорт 1986 елда төзелгән һәм гамәлдәге төзекләндерү эшләре бу йорт өчен кырык ел эчендә беренче тапкыр башкарыла. Бу йортта яңарту эшләре апрельдә башланган, ә аларны сентябрьдә тәмамлау планлаштырыла.
Открыть пост в MAX - 206 просмотров, 5 реакций, 15 июл. 2026 г.
Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең «Байтирәк» («Древо жизни») мәгърифәти проекты кысаларында бәйрәм чарасы узды Быелгы тема – «Татарстан халыклары мәдәниятендә су йолалары». Юбилей елында казанлыларны һәм башкала кунакларын татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән зур программа әзерләнде. Бәйрәм чарасыннан мизгелләр — видеода.
Открыть пост в MAX - 60 просмотров, 4 реакций, 15 июл. 2026 г.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» Казан халкын Урал татарлары биюенә өйрәтә 16 июль 18.00да «Хәрәкәттә-бәрәкәт»нең чираттагы остаханәсендә проектның даими биючеләре Рафаэль Мустяков һәм Алия Төхбәтуллина килгән тамашачыларны Урал татарларының биюенә өйрәтәчәк. Шулай ук программада традицион «Әйлән-бәйлән», халык уеннары һәм егетләр арасында бию батлы. Чакырылган кунак – җырчы Айдар Рәкыйпов . Исегезгә төшерәбез, быелдан «Хәрәкәттә-бәрәкәт» остаханәләре Камал театры бинасының артында урнашкан амфитеатрда уздырыла – Һ.Такташ ур., 74. Проектның рәсми төркеме - vk.com/tatardancekzn
Открыть пост в MAX - 59 просмотров, 1 реакций, 15 июл. 2026 г.
1️⃣ 2️⃣ 3️⃣ 4️⃣ 5️⃣ 6️⃣ Казанда мәктәп ашханәләрен яңарту эшләре дәвам итә. Уку елы башына шәһәрнең 11 мәгариф учреждениесендә капиталь төзекләндерү чаралары тәмамлана. Совет районының 180 нче гимназиясендә ремонт эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Хәзерге вакытта уку йортында яңарту эшләре 70% ка башкарылган. 180 нче гимназия 2017 елда файдалануга тапшырылган. Төп эшләр 360 квадрат метр мәйданлы җитештерү цехында башкарыла.
Открыть пост в MAX - 55 просмотров, 5 реакций, 14 июл. 2026 г.
Горький паркында Татарстан халыкларының су белән бәйле йолаларын күрсәтәчәкләр 15 июль, 18.00 Горький исемендәге паркта Казан Мэриясенең «Байтирәк» («Древо жизни») мәгърифәти проекты кысаларында бәйрәм чарасы узачак. «Байтирәк» – гади генә бәйрәм түгел, ул буыннар арасында тере күпер. Быел без тормыш, чистарыну һәм илһам чыганагы булган су белән ни дәрәҗәдә бәйле булуыбызны искә төшерергә телибез. Чара 15 июль көнне 18:00дән 21:00гә кадәр узачак. Программа - карточкада.
Открыть пост в MAX - 62 просмотров, 1 реакций, 14 июл. 2026 г.
Казанның Побежимов урамы, 47 йорт адресы буенча урнашкан 25 нче санлы китапханәдә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Учреждение Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан ачылачак. Яңартылган китапханә күпфункцияле мәйданчыкка әйләнә: биредә балалар өчен махсус зал, балалар һәм ата-аналар өчен уртак мәдәни-белем бирү клубы булдырыла. Объект илкүләм «Гаилә» проекты кысаларында төзекләндерелә. Китапханәдә иҗади остаханәләр, белгеч-педагоглар белән очрашулар һәм гаилә психологиясе буенча лекцияләр үткәреләчәк.
Открыть пост в MAX
Качество и доверие
Эвристические сигналы качества по публичным метрикам (охват, реакции, динамика подписчиков). Это не доказанный фрод и не приговор — лишь поводы присмотреться к каналу.
Реклама и монетизация
Внешняя реклама, которую этот канал размещал в других лентах.
Рекламирует с 13.06.2026
- канал #rustamminnikhanov1 пост
Средние показатели последних публикаций. Тип определён по тексту поста — оценочно.
Цитирование
Сколько раз канал упомянут и репостнут в постах других каналов.
Публикации
Дополнительно
Из 11 пойманных постов в диапазоне ID сообщений отсутствует 22. Пропуски — это удалённые посты ИЛИ медиа-альбомы и служебные сообщения (один альбом = несколько ID). Точную причину по одним ID определить нельзя.