Татарча шигырьләр в мессенджере MAX — 932 подписчиков, аналитика и статистика
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть кредит-рейтинг доверия, разбор факторов и оценку рисков.
О канале Татарча шигырьләр
Владелец канала пока не добавил описание.
Положение в категории «Культура и искусство»
- По числу подписчиков канал «Татарча шигырьләр» опережает примерно 80% из 3 102 каналов категории «Культура и искусство» в MAX и входит в топ-20% категории по размеру аудитории.
- Средняя публикация набирает 2 409 просмотров — по охвату канал опережает примерно 90% каналов категории, по которым есть данные об охвате (топ-10%).
- Вовлечённость аудитории (0.6%) ниже медианы категории «Культура и искусство» на 63% (медиана — 1.6%).
Сравнение построено по 3 102 каналам категории в каталоге MaxBook. Все каналы категории →
Основные метрики
Последние публикации канала «Татарча шигырьләр»
- 2.0K просмотров, 01 июл. 2026 г., изображение
Бик картайдым инде балам, дисең, Вакыт җиткән дисең, китәргә. Юк, юк әни, зинһар ашыкма әле, Мәңге кайтмый торган җирләргә. Беләм әни, калмагандыр инде. Сәламәтлегең дә, көчең дә. Юк шул, әни, сиңа яшьлегеңне Кайтара алмам, килмәс көчемнән. Мөмкин булса сыйпап алыр идем Тәнеңдәге барча сырхавың. Юк, юк әни, китмә арабыздан Яшә әле, тагын һәм тагын. Сүнәр минем өчен якты кояш Китсәң беркөн мине калдырып. Юк, юк әни, ашыкма китэргэ Яшә әле, яшә алтыным!!! Салиха Гаязова
- 1.4K просмотров, 30 июн. 2026 г., изображение
Әни янына барып кайттым әле Киткән көне бүген. Сагындым. Басып тордым озак .Һәр мизгелен Искә алып бергә чагымның. Яшел чирәм генә каплап алган Бер чүп үлән анда курмәссең. Күңеле чиста кешеләрнең шулай Кабере дә чиста, күрәсең. Әйткән идең, әни, рәшәткәнең Куярсыз, дип, бары агачын. Кичер, әни, ул бит озак тормас Ясап торып булмас яңасын. Укый-укый карап, озак йөрдем Алмагачлар чәчәк атканнар. Тигез гомер иткән күпме парлар Янәшәдә урын тапканнар. Бәхет эзләп еракларга киткән Авылдашларым да кайтканнар. Чит җирләрдә түгел, үз урынын Туган туфрагында тапканнар. Бигрәкләр дә матур…
- 1.3K просмотров, 29 июн. 2026 г., изображение
Яшь чагында, яшьлек белән үтә, Бәхет булсын икән картлыкта... Капкаң ачып керер кешең булсын, Ялгыз ачылмасын ялгыш та... Чәй эчәргә кара - каршы, тәмләп Кешең булсын һәрчак яныңда... Тәме булмагандай ялгыз чәйнең, Ял күк булмый диләр, ялың да... Озын төнне берьялгызың булсаң, Юк, сизелми икән шатлык та... Бәхет - үзе диләр, парлап барсаң, Җитәкләшеп матур картлыкка... Ләйлә Кадыйрова
- 1.3K просмотров, 28 июн. 2026 г., изображение
Төшләремә керә — өч тәрәзә Ачылмалы иде уртасы. Тик бер генә көнгә кунак булып Шул йортыма килә кайтасы. Уянасы килә таң атканда Мичтә пешкән икмәк исенә. Әни түгәрәткән бәрәңгеләр, Коймаклары төшә исемә. Күкрәгенә терәп әти кискән Икмәк тәмен килә тоясы. Рәхмәтләрен әйтә белдек микән Җылы булган да соң оясы. Дүртпочмаклы өстәл артларында, Дөнья булган икән түгәрәк. Түгәрәкләп кабат дөньяларны, Утырасы иде шау - гөр килеп, Утырасы иде бергәләп. Рауза Хафизова
- 1.3K просмотров, 27 июн. 2026 г., изображение
Исәнлекне бирче син, йа Раббым! Бәхет бит ул - исән булуда. Таң нурларын күрә алсаң әгәр, Киерелеп иртән торуга. Аяк-кулларыңны тоя алсаң, Кузгаталсаң олы гәүдәңне, Бәхет түгелмени, үз кулларың Хәзерләсә тәмле чәйләрне? Яңгыраса тавыш өй эченнән, Кемнәрнедер тиргәп-мактавы, Бәхет түгелмени, сине Ходай Чукраклыктан үзе яклавы? Яннарыңда бергә чәй эчәргә Якын кешең булса утырып, Бәхет түгелмени шушы үзе? Тик китмәсен Ходай күпсенеп. Таңнар атып, иртән тора алсаң, Рәхмәтеңне әйтсәң Ходайга, Бәхет түгелмени, үз телләрең Булдыралса саулык сорарга? Исәнлекне бирче син, я Раббым! Бәхет бит ул -…
- 1.3K просмотров, 26 июн. 2026 г., изображение
Авылыма кайтсам, һаман бер хәл: Әниемне эзли күзләрем. Кат-кат узам бакча сукмагыннан, Табармын дип аның эзләрен. Чыгып карыйм ындыр артларына, Мунчага да кереп күз салам. Җаным, тәнем, бөтен бар булмышым Әни җылысына сусаган. Менә-менә килеп чыгар төсле: "Балам", – диеп назлап эндәшеп. Элеккеге кебек өй алдында Утырырбыз кебек сөйләшеп. Җиһаннардан бер могҗиза көтәм, Авыл өен шуңа онытмыйм. Әниләре исән кешеләргә: "Кадерләгез", – диеп кабатлыйм. Исхак Фәйзи
- 1.4K просмотров, 24 июн. 2026 г., изображение
Иске ыштан аягыңда кәлүш.. Абзар белән өйнең арасын, Көн өзенә кем санаган аны, Анда - монда йөгреп барасын.. Шул арада бакча көтеп тора, Чәчкән күптән, чүбен утыйсы. Абзарыңда малы кычкыра да, Башың кашып тагын туктыйсың, -Тагын ни җитмәде, мөртәткә?- дип, Сугым үгезенә карыйсың.. Тазартасың астын, салам салып, Әллә йоныңны да тарыйсы? Моның барысы да эштән кала, Эшнең арасында,- диимме, Әллә мал тизәген таптар өчен, Юнле башлы кием киимме? -Авыл!- дисез..әйе матур авыл, Тик нинди күз белән карыйсы.. Эш бетереп самоварда чәйнең, Алда әле, алда кайныйсы. Кунакларың әнә шалтырата, Шәһәр кайта…
- 1.3K просмотров, 23 июн. 2026 г., изображение
И яшисең шулай... И яшисең - Бар да алда диеп беләсең... Ярты гомер яннан узып киткән, Артта калган инде күрәсең... Чәчләрдә чал, йөздә буразналар - Көзгеләргә башка төс керә... Күңел гел яшь... Гел дә унсигездә - "Күлмәгебез”никтер искерә... Үткән гомерләрдә бары да бар: Сөю... бәхет... әрнү... үкенеч.... Яшьлек үтү куркыныч түгел лә - Гомер үтүләре - куркыныч! "Яшьлек узды, күлмәк тузды" - диеп Җырлаган бар... Ләкин шулай да... Тагын бераз бәхет өмет итеп, Матур картлык сорыйк Ходайдан! Гөлфия Гаян
- 1.3K просмотров, 22 июн. 2026 г., изображение
Тормыш диңгез диләр... дәрья диләр... Кемнәр калка, кемдер югала. Үз көченә нык ышанган гына Бу тормышта үзенә юл яра. Җилкәннәрне җилләр киергәндә, Кем дә йөзә - алда юллар киң. Җилләр каршы яктан искән чакта Алга таба барып кара син! Кая йөзәсеңне белмәгәндә, Юлдаш булмый сиңа җилләр дә. Көчле рухың гына ярдәм итә Адашмаска чит-ят җирләрдә. Тормыш көймәсе нык чайкалса да Үҗәтләнеп алга юл алам. Җилкәнем юк, ишкәгем сынса да, Барып җитәсемә ышанам! Җилкәннәрне җилләр киергәндә, Кем дә йөзә-алда юллар киң. Җилләр каршы яктан искән чакта Алга таба барып кара син! Айдар Халиуллин
- 1.4K просмотров, 21 июн. 2026 г., изображение
Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Туар иртәләрнең яктысын, Төннәремнең тыныч караңгысын, Көннәремнең нурлы ак төсен... Алыштырма төнем белән көнне, Элмә кара кайгы пәрдәсен... Яманлыктан-явызлыктан сакла, Тормышыма бәлә кермәсен... Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Тыныч бәхетемнең дәвамын... Булган гөнаһымны кичерә күр, Изге эшнең бирче савабын... Бер Ходаем, булган гомеремнең Һәрбер иртәсенә куанам... Сиңа гына өмет белән карыйм... Сиңа гына, Раббым, сыенам... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 1.5K просмотров, 20 июн. 2026 г., изображение
Кайгы елгалары тирән икән Йөзеп чыгулары бик авыр Яраланган моңсу йөрәгемә- Дәваларны кайчан, кем табыр? Кайгы елгаларын кемнәр кичкән Шулар белә ачы газабын И, Ходаем, шушы әрнүләрнең Хәерле ит, соңын, азагын... Кайгы елгалары саекмый шул Еллар, айлар, көннәр үтсә дә... Искә төшкән саен җаннар сыза- Күзләрдә яшь кибеп бетсә дә. Кайгы елгалары яры текә Ышанасы килми үлемгә Якын кешең исән –тере булып Гомер буе яши күңелдә. Мирхади Разов
- 1.5K просмотров, 19 июн. 2026 г., изображение
Ашыга-ашыга кайтып барам әле, Туган якка, әнкәй янына. Туган якка кайтсам,тоела гел, Кайтан кебек бала чагыма. Юл чатында әнкәй көтеп тора, Каш өстенә куеп кулларын. Гомерләре үтә әнкәйләрнең, Көтеп шулай кыз һәм улларын. Кайтам әнкәй, кайтам яннарыңа, Кочып-кочып килә үбәсем! Җыерчыклы кулларыңнан сыйпап: "Бик сагындым әнкәй!"-диясем. Күкрәгеңә мине назлап кочып, Чәчләремнән сыйпап алырсың. Ә иртәдән,таңнар атканчы ук, Ашыга-ашыга камыр салырсың. Рәхмәт әнкәй син булганың өчен, Балаларым диеп яшисең. Кайчагында озак кайтмасак та, Рәнҗемисең, һични дәшмисең. Халидә Асхадуллина
- 1.6K просмотров, 18 июн. 2026 г., изображение
Авылымның тузанлы юлларын Ятып үбәр булам кайчагын. Шул юлларда калган балачагым. Шул юллардан үткән яшь чагым. Тузан гына димә...Шул юлларда Эзем калган. Гомер эзләрем... Үттек кышын, карга чума-чума. Бата-бата үттек көзләрен. Туган йортка илтә шушы юллар. Әнкәй көткән газиз өемә. Барсын гына иде дә бит гомер Шулай әнкәй булган көенә. Шушы юлдан киттек еракларга. Инде күпме юллар үтелде... Авыл юлы – безне ераклардан Тартып торган тамыр шикелле... Физәлия Дәүләтгәрәева
- 1.7K просмотров, 17 июн. 2026 г., изображение
Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. Үз-үзенә тарту көчен салган Туган йортың сиңа туганда... Бер урын бар кайтып егылырга, Бу тормыштан арып талганда. Көч-куәтен, дәрт-дәрманын биргән, Бер урын бар хәлсез калганда. Артыңдагы ышанычлы тылдай, Туган йортың сине күзәтә. Аннан алып чыккан акыл-фәһем Югалмаска җирдә өйрәтә. Бер урын бар җирдә, тик бер урын, Кайда сине һәрчак көтәләр. Кайда, очар коштай җыелышып, Кайдан тагын очып китәләр. Артыңда бер ныклы тыл бар кебек Кайтыр туган йортың булганда. ... Ныклы тылың какшагандай була Туган йортың бушап…
- 1.8K просмотров, 17 июн. 2026 г., изображение
Әйтмәсәм дә, сизәсеңдер кебек, Мин бәхетле бары син барга. Җәен – чәчәкләрдә күрәм сине, Кышын – исемеңне ак карда... Бары җилләр генә белә сыман Тик берәүдән көткән сәламне. Йөрәк серләремне сиңа чишәм, Кулга алып каурый каләмне... Йөрәкләргә әмер биреп булмый, Син бары тик мине якын ит. Хисләр – биктә... ирек бирсәң әгәр, Мәхәббәт ул – язгы ташкын бит.. Яшерен сөю – ул бик тәмле җимеш, Серен сиздермәскә тырышам. Читтән генә сине яратсам да, Мин ямь табып яшим тормыштан. Гөлнур Мөхәммәтханова
Рост и динамика
Реклама и монетизация
Цитирование и аудитория
Качество и доверие
AI-анализ
Дополнительно
Похожие каналы
Поэт, композитор.🌿 Член Российского союза писателей. Автор "Вальса Военных Моряков" и стихотворения-хита "…
stray kids, стрэй кидс, стрей кидс, skz, stay, kpop, кейпоп, стэй, феликс, хван хёнджин, бан чан, хан джисо…
Вопреки - канал писателя Наталии Ершовой. Вопреки потерям и бедам, болезням - я выжила. Вопреки всему — улы…
Ваш стилист Ирина Деева Модные обзоры🛍️ Стильные луки👗 Работа на ТВ 📺
«Центр развития творчества детей и юношества „Ровесник“» — это многопрофильное учреждение дополнительного о…
Магия возвращается 🧚♀️
Авторский канал о фильмах на реальных событиях и другие интересные истории. Сотрудничество: Или телеграм @t…
Блог Про Часы. Обзоры и истории часов. ВК - YouTube - Сотрудничество
Мои тексты — это попытка понять и объяснить, что происходит внутри нас и вокруг нас, почему мы страдаем, ищ…
Афиша Центра культуры и досуга «Восход». Директор Тихонов Иван Михайлович ☎️ (круглосуточно) Канал директора
Более 100 объединений: - 2-7 лет - 8-17 лет - 18+ - «Московское долголетие» 📲 Наши адреса: 1️⃣ Дружинников…