МБОУ "Бугадинская ООШ" в мессенджере MAX — 79 подписчиков, аналитика и статистика
@id1604005701_gos
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть кредит-рейтинг доверия, разбор факторов и оценку рисков.
AI-обзор
Обновлено 17.06.2026- Школьные новости и мероприятия
- Локальные школьные события
- Актаныш и экскурсии
- Образовательные конкурсы
Описание сформировано MaxBook AI на основе последних публикаций канала.
О канале МБОУ "Бугадинская ООШ"
Владелец канала пока не добавил описание.
Положение в категории «Школы и детсады»
- По числу подписчиков канал «МБОУ "Бугадинская ООШ"» опережает примерно 25% из 57 618 каналов категории «Школы и детсады» в MAX.
- Средняя публикация набирает 305 просмотров — по охвату канал опережает примерно 35% каналов категории, по которым есть данные об охвате.
- Вовлечённость аудитории (0.3%) ниже медианы категории «Школы и детсады» на 72% (медиана — 1.0%).
Сравнение построено по 57 618 каналам категории в каталоге MaxBook. Все каналы категории →
Основные метрики
Последние публикации канала «МБОУ "Бугадинская ООШ"»
- 115 просмотров, 30 июн. 2026 г., изображение
Сау бул мәктәп! 9 сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн дә килеп җитте. Моңсу да истәлекле дә, шатлыклы да бу көн. Алда зур өметләр, мөмкинлекләр, яңа дуслар, олы тормыш юлы. 27 июнь көнне мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе узды. Аны сыйныф җитәкчесе Айгөл Сөләйманова ачып җибәрде. Мәктәп директоры Салихов Васил Максут улы укучыларга үзенең изге теләкләре җиткезде: “Алдыгызда әле зур сынаулар тора –төпле һөнәр иясе булу, тормыш юлын сайлау. Кадерле укучыларыбыз, куйган максатларыгызга кыю барыгыз, алда көткән тормышны матур итеп башларга…
- 123 просмотров, 23 июн. 2026 г., изображение
Хәтер һәм кайгы көне Бу көнне Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Безнең бурыч - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. 22 июнь көнне мәктәбебез укучылары белән, Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәле янында патриотик чара үтте. Бөек Ватан сугышының коточкыч вакыйгалары, Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгы турында сөйләдек. 22 июньдә бөтен дөнья буенча Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән һәркем истәлегенә шәмнәр кабызыла. Мәктәбебез укучылары белән дә «Хәтер шәме»…
- 195 просмотров, 01 июн. 2026 г., изображение
«Татар егете, татар кызы – 2026» район бәйгесе узды. "Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләргә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары булырга тиеш. Кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2026” район бәйгесе узган иде. Анда ел саен мәктәбебез укучылары теләп катнаша. 6 сыйныф укучысы…
- 193 просмотров, 30 мая 2026 г., изображение
Май ае мәктәбебез укучыларына зур җиңүләр алып килде Татарча көрәш буенча шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган районара ярышларда җиңүгә омтылыш номинациясендә Искәндәр Нурлыев бүләкләнде. Тренеры Илфир Анваров. «Глобальләшү - хәзерге дөньяның чынбарлыгы» исемле XX төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашучы (Математика секциясе) Арсланова Жасмин 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе Ләйлә Фәрдиева. «Глобальләшү - хәзерге дөньяның чынбарлыгы» XX төбәкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашучы (Рус филологиясе секциясе) Ралина…
- 181 просмотров, 30 мая 2026 г., изображение
Куркынычсызлык дәресе узды Һәр язгы сезон бертөрле башлана: бераз җылыну һәм кар эрү белән, Татарстан юлларында балалар һәм яшүсмерләр питбайкларда, квадроциклларда һәм башка шундый транспорт төрләрендә күренә башлый. Һәм шунда ук диярлек балалар белән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килә. 20 май көнне Богады мәктәбендә квадроцикллар белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, «Юлдан тыш мототранспорт чаралары» дигән темага куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Укучылар куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү һәм юлдан тыш мототранспорт чараларын куркынычсыз…
- 184 просмотров, 30 мая 2026 г., изображение
Журналистикага бер адым. Яза белә торган сәләтле, каләмле укучыларны барлау йөзеннән ”Мансур Шиһапов исемендәге яшь каләмчеләрнең иҗади конкурсы-2026 ”Россиякүләм бәйгесе игълан ителгән ителгән иде. Фикерли белеп, шул фикерне каләмең аша кешеләргә җиткерү зур осталык сорый. Ә менә мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Дилбәр Сабирова шушы конкурста катнашып, 3 урынга лаек булды. Диплом белән бүләкләнде. Дилбәребез шулай ук республикакүләм Гамил Афзал исемендәге “Яшьләр каләме” иҗат бәйгесенең чәчмә әсәр номинациясендә кызыксындыру бүләгенә дә ия булды. Укытучысы Айгөл Сөләйманова.…
- 213 просмотров, 29 мая 2026 г., изображение
Соңгы кыңгырау! Әле кайчан гына 1нче сыйныфка кергән идегез, 9 нче сыйныф әллә кайдагы ерак бер офык булып күренгәндер. Менә соңгы кыңгырау чыңлый, 9 ел сизелми дә үтеп киткән. 26 май көнне Богады мәктәбенең 8 укучысы өчен кыңгырау соңгы тапкыр чыңлады. Бәйрәм тантанасын 9 ларның сыйныф җитәкчесе Айгөл Сөләйманова ачып җибәрде. Бәйрәм белән мәктәп директоры Васил Салихов, авыл җирлеге башлыгы Рания Ахметова котлап, үзләренең изге теләкләрен җиткезделәр. Васил Максут улы, мәктәпнең физкультура укытучысы, егетләрне көрәш сөрләренә төшендерүче остазлары Илфир Анваров исеменнән, спорт…
- 247 просмотров, 21 мая 2026 г., изображение
Актанышка экскурсия. Уку елы тәмамланып килгән көннәрдә Богады мәктәбенең 2-5 класс укучылары бүгенгесен истә калырлык, файдалы итеп уздырдылар - Актанышта экскурсиядә булдылар. Бар табигатьнең яшелгә төренеп, агачларның чәчәк аткан вакытында Парк, уен мәйданчыларын күзәттеләр. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә кунак булдылар. Бүлек хезмәткәрләре Мингазова Фәйрүзә Марсель кызы, Исламова Ильмира Шамил кызы, Саетгараева Лотфия Хәбибьян кызы ачык йөз белән каршы алдылар, эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Балалар архивта нинди…
- 252 просмотров, 20 мая 2026 г., изображение
Урманчылыкка ярдәм итәбез. Югары Богады авылы янындагы 1,25 гектар мәйдандагы питомникта, урманнарның сакланышы өчен ел да агач үсентеләре утыртыла. Көзен урманнарда, авылларда һәм район үзәгендә юл буйларында, паркларда агач утырту эшләре башкарыла. Үсенте тишелеп чыкканчы чәчеләсе орлык озын юл үтә. Җәй көне яшь үсентеләр, ике еллык агач үсентеләре сулар сибелеп, кояш нурларының туры төшүеннән һәм җил-давылдан ышыкланып, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртелеп тәрбияләнә. Безнең Богады мәктәбе укучылары, аларны чүп үләннәреннән арындыру эшләрендә катнаштык. В питомнике площадью…
- 249 просмотров, 20 мая 2026 г., изображение
“Киләчәккә адым” фестиваленә йомгак ясалды. Актанышта узган зур һәм әһәмиятле чарада–“Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасында мәктәбебез җиңүче укучылары катнашты һәм бүләкләнде. “ XXI гасыр Кулибиннары” конкурсында 9 класс укучысы Мирзагалиев Ильвир 2 урын, Һөнәри конкурслардан 9 класс укучысы Закиров Риназ “Төзүче эше”, , 8 класс укучысы Галиева Ралина “Поварлык эше” компетенцияләрендә 3 урын яуладылар. “Мин Мастер” конкурсында 6 класс укучысы Нурлыев Искәндәр 1 урын, 5 класс укучысы Арсланова Жасмин, 7 класс укучылары Шулбаева Ләйсән, Арсланов…
- 272 просмотров, 14 мая 2026 г., изображение
«Язлар алып килгән җиңү! " 8 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган, «Язлар алып килгән җиңү! " дигән тантаналы митинг-концерт узды. 81 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кешелекнең йөрәкләрендә яралар төзәлми. Балалар, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар, олылар белән беррәттән күптән көтелгән Җиңүне яулаган балалар, аларның Бөек Ватан сугышы елларында башкарган батырлыклары турында белделәр. Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер…
- 253 просмотров, 13 мая 2026 г., изображение
Без Тукай иленнән Габдулла Тукай әсәрләре һәм иҗаты буенча Бөтенроссия рәсем конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурсның максаты-укучыларны татар халкының мәдәни кыйммәтләренә тарту, талантлы рәссамнарны ачыклау, балаларда бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту. Мәктәбебезнең 3 класс укучылары Зәлия Ильясова, Алчачак Нәбиуллина әлеге конкурста катнашып, Лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре: Нуриева Г. Р. Состоялся муниципальный этап Всероссийского конкурса рисунков по произведениям и творчеству Габдуллы Тукая. Цель конкурса приобщение учащихся к культурным…
- 279 просмотров, 12 мая 2026 г., изображение
Башлангыч сыйныф укучыларының районкүләм «Иң яхшы эзләнү эше» проектлар конкурсы 14–15 апрель көннәрендә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында «Иң яхшы эзләнү эше» проектлар конкурсы оештырылды. Бу чара яшь тикшеренүчеләрнең фәнни-гамәли эшчәнлеген үстерүгә, иҗади һәм тикшеренү сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән иде. Ике көн дәвамында барган чарада барлыгы 25 проект эшчәнлеге тыңланды. Конкурс катнашучыларының югары әзерлек дәрәҗәсе, проектларның заманча технологияләргә һәм милли кыйммәтләргә таянуы аеруча билгеләп үтелде. Мәктәбебез укучылары әлеге конкурста уңышлы…
- 306 просмотров, 30 апр. 2026 г., изображение
"Яздан аерып булмый Тукайны" Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә укучылар белән “Яздан аерып булмый Тукайны...” исемле әдәби – музыкаль кичә узды.Кичә Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән башланып китте. Тукайның шигырьләреннән төзелгән видеоролик барыбызга да бик ошады. Тукай үз халкын бик яраткан һәм халык рухын, аның тормышын шигырьләрендә тирән яктырткан. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына, татар милли поэзиясенә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп кала. Укучыларыбыз башкаруында һәм сәхнәләштерелүендә аның шигырьләре дә күңелгә бик хуш килде. В…
Открыть пост в MAX
- 299 просмотров, 5 реакций, 30 апр. 2026 г., изображение
"Яздан аерып булмый Тукайны" Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, мәктәбебездә укучылар белән “Яздан аерып булмый Тукайны...” исемле әдәби – музыкаль кичә узды.Кичә Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән башланып китте. Тукайның шигырьләреннән төзелгән видеоролик барыбызга да бик ошады. Тукай үз халкын бик яраткан һәм халык рухын, аның тормышын шигырьләрендә тирән яктырткан. Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына, татар милли поэзиясенә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп кала. Укучыларыбыз башкаруында һәм сәхнәләштерелүендә аның шигырьләре дә күңелгә бик хуш килде. В…
Рост и динамика
Реклама и монетизация
Цитирование и аудитория
Качество и доверие
AI-анализ
Дополнительно
Похожие каналы
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4" Солнышко" городского округа …
Приветствуем всех на официальном канале Горловского техникума дизайна и сферы услуг! Эта группа создана для…
МБУ ДО Родионово-Несветайского района "ДШИ" осуществляет обучение по дополнительным предпрофессиональным и …