МАДОУ "Детский сад №273" в мессенджере MAX — 77 подписчиков, аналитика и статистика
@id1654035571_gos
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть оценку на основе ER, рекламной нагрузки, роста и trust score.
О канале МАДОУ "Детский сад №273"
Владелец канала пока не добавил описание.
Основные метрики
Последние публикации канала «МАДОУ "Детский сад №273"»
- 47 просмотров, 07 июн. 2026 г., видео
🌷🌿6 июнь А.С. Пушкинның туган көне🎉 - шул уңайдан илебез Рус теле көнен үткәрә. Балькявичене Софиядән сезгә таныклы шагыйрьнең таныклы юллары. 😍👍☀️
- 98 просмотров, 05 июн. 2026 г., изображение
Бакчабызда "Мин хыялымны ясыйм" дигән асфальтта рәсем ясау үтте.🎨🖍️🌸😍
- 91 просмотров, 05 июн. 2026 г., изображение
⭐Талантлы балаларыбыз һәм әти-әниләребез белән мактанып китмичә булмый.⭐ Сөләймановлар гаиләсе һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Гаилә театры" районкүләм конкурсында катнашып 2нче урынга, шәһәркүләм "Алтын сәгать" конкурсында 1нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды!🌿🌷 Әфарин, горурланабыз! 👍🌞
- 131 просмотров, 03 июн. 2026 г., изображение
До 12 июня выбираем, как сделать Казань еще красивее 🌳 Каждый может выбрать общественное пространство, которое будет благоустроено в 2027 году. В список попали 24 территории города: парки, набережные, скверы и озера. Сделать свой выбор можно на портале zagorodsreda.gosuslugi.ru. 📌 Голосование проходит в рамках национального проекта «Инфраструктура для жизни».
- 146 просмотров, 01 июн. 2026 г., изображение
Бүген җәйнең беренче көне генә түгел, ә Халыкара Балаларны яклау көне дә! 🎈🌍 Һәр баланың бәхетле, якты һәм куркынычсыз балачагы булсын, елмаюлар, дуслар һәм яңа ачышлар белән тулы булсын.... Без бакчабызда бу көнне күңелле һәм үзенчәлекле итеп үткәрдек: җырладык, биедек, куыклар белән уйнадык. Кечкенә Сабантуй ясадык!🌺⭐
- 183 просмотров, 25 мая 2026 г., изображение
🌞Бакчабызда җәйге сәламәтлендерү чоры саф һавада үтә торган иртәнге гимнастикадан башлана🤸♂️👍☀️
- 236 просмотров, 22 мая 2026 г., изображение
🎉Тагын бер мәктәпкә әзерлек төркеме чыгарылыш кичәсе үткәрде.❤️ Бу кичә балалар өчен бакча белән, тәрбиячеләр, дуслар белән, төркемнәре белән хушлашуын аңлата торган чара.🎼🔥🌷 Чыгарылыш бәйрәме балаларга һәм ата-аналарга истә кала торган булып узды.⭐💫🌞 Бакча белән хушлашу һәм яңа тормышка — мәктәпкә күчүгә әзерлек шатлык белән истәлекле узсын.👍☀️🌺
Открыть пост в MAX
- 189 просмотров, 22 мая 2026 г., изображение
🌞🌷Мәктәпкә әзерлек логопедия төркемендә якты һәм истә калырлык чыгарылыш бәйрәме узды.🔥💫 Чара бик тантаналы һәм күңелгә ятышлы булды. Балалар иҗади номерлар әзерләделәр-шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар. Әтиләрнең чыгышы бәйрәмнең явы булды.👶👨🦰👩 Бәйрәм барысында да бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. 🎉Без балаларыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм бу көнне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.🥰
Открыть пост в MAX
- 223 просмотров, 16 мая 2026 г., изображение
⭐Шундый зур чемпионатның үзәгендә булып, актив катнашучы герой балаларыбызны котлыйбыз! 🌞Зур күләмле, күп катнашучылы уеннарда югалып калмыйча тырышканнары өчен рәхмәт!🌿 ❤️Гайнутдинова Индира🌷 ❤️Мирзобеков Умар🔥 ❤️Гиззатуллин Ибрахим📚 Әфарин!!!
Открыть пост в MAX
- 208 просмотров, 16 мая 2026 г., изображение
💫👍Бүген Республика күләм зур фестиваль "Акыллы уеннар"да катнашабыз. Гайнутдинова Индира, Мирзобеков Умар, Гиззатуллин Ибрахим өчен җан атабыз. Алга, балалар!!!🌷🎉
Открыть пост в MAX
- 230 просмотров, 15 мая 2026 г., изображение
⭐🌿Бакчабызда Бөек Җиңүгә багышланган шигырь бәйрәме узды. Максаты: 🌷балаларның сөйләм активлыгын, шигырь укуның сәнгатьлелеген арттыру. Бурычлары:🌷 1. Балаларда шатлыклы эмоциональ кәеф уяту. 2. Шигырьләргә эмоциональ җавап күнекмәләрен үстерү 3. Шигырьләрне эмоциональ сөйләргә өйрәтү. 4. Балаларда гражданлык һәм патриотлык, хәзер яшәүчеләр өчен җаваплылык, Үлемсез батырлыкка хөрмәт тәрбияләү.🌞🔥⭐
Открыть пост в MAX
- 256 просмотров, 09 мая 2026 г., изображение
🎈🎉 Җиңү көнен билгеләп үттек! Балалар Бөек Җиңү турында, бабаларыбызның батырлыгы турында горурланып шигырьләр укыдылар, кадерле ветераннарыбызга багышланган җырны күңелгә үтеп керерлек итеп башкардылар. 🎤 ⭐🔥⭐🌿🌷🎼📚 Бәйрәм якты, күңелле һәм истә калырлык булды! Ул балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итеп кенә калмады, барысына да тынычлык, игелек һәм өлкән буынга ихтирамның мөһимлеген искәртте. 🕊️❤🕊🕊🕊🕊
Открыть пост в MAX
- 248 просмотров, 08 мая 2026 г., видео
Безнең үлемсез полк🌞⭐🔥
Открыть пост в MAX - 252 просмотров, 07 мая 2026 г., изображение
☀️Бакчабызда Кояш көне узды.☀️ Балаларның👶 Кояш🌞, аның кешеләр👨🦰 тормышында һәм табигатьтә 🌿🌲әһәмияте турындагы белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук уңай эмоциональ кәеф😂 тудыруга юнәлдерелгән тематик чара үткәрдек. #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
Открыть пост в MAX
- 235 просмотров, 04 мая 2026 г., изображение
🌿🎼🎭Г. Тукайның 140 еллыгына багышланган чараларны дәвам итеп өлкәннәр төркеме Г.Тукайның иҗаты буенча музыкалы театральләштерелгән бәйрәм үткәрде.👩❤️👶 Бәйрәмебездә кунаклар булып мәктәп белән дәвамчанлык эше кысаларында 80нче мәктәп укучылары, безнең үткән чыгарылыш балалары булды.☀️🎉 Алар да күңелле чыгыш әзерләгән - "Гафият турында әкият" спектакленнән өзек. ⭐☀️🎉Мәктәп белән дәвамчанлык эше, уртак чаралар балаларның яңа шартларга җайлашуын оптимальләштерергә, мәктәп стрессларын булдырмый калырга һәм бала шәхесенең алга таба уңышлы үсешенә ныклы нигез салырга ярдәм итә. 🌺🌷🌻
Открыть пост в MAX