МБДОУ "Детский сад №31 с.Новое Иглайкино Нурлатского муниципального района" в мессенджере MAX — 12 подписчиков, аналитика и статистика
@id1632005083_gos
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть оценку на основе ER, рекламной нагрузки, роста и trust score.
О канале МБДОУ "Детский сад №31 с.Новое Иглайкино Нурлатского муниципального района"
Владелец канала пока не добавил описание.
Основные метрики
Последние публикации канала «МБДОУ "Детский сад №31 с.Новое Иглайкино Нурлатского муниципального района"»
- 57 просмотров, 29 мая 2026 г., изображение
Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды. Чыгарылыш кичәсе- балачактан олылар тормышына "бусага" кебек, бу балалар бакчасында соңгы балалар иртәсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән саубуллашу гына түгел, ә киләчәк мәктәп тормышына беренче аңлы адым да. Кичәдә балалар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләре белән сөендерделәр. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #Выпуск2026 #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
- 56 просмотров, 29 мая 2026 г., изображение
Каникулга китәр алдыннан, балалар белән авыл китапханәсенә кердек. Китапханәче Рәсимә апа балаларны юл йөрү кагыйдәләре, җәй көне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды, юл билгеләрен кабатладык, бергәләп светофор рәсемен дә ябыштырдык. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #Безопасностьлетом #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
- 69 просмотров, 18 мая 2026 г., изображение
Безнең балалар бакчасында, ата-аналарның йомгаклау җыелышы узды. Уку елына йомгак ясалды, ирешелгән уңышлар турында сөйләде. Шулай ук тәрбияче җәйге чорда балаларның иминлеген ничек тәэмин итү турында файдалы инструктаж үткәрде. Соңыннан конкурсларда актив катнашкан әти-әниләргә, балаларга грамоталар, дипломнар тапшырылды. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #ГодДошкольногоОбразования
- 72 просмотров, 10 мая 2026 г.
📌В этом году исполняется 80 лет с момента завершения Нюрнбергского процесса, главного в истории человечества суда над нацизмом. ✔Неразрывно связанный с Победой нашей страны в Великой Отечественной войне, Международный военный трибунал был призван осудить и наказать в строгом соответствии с нормами права главных нацистских преступников. ✔Ознакомьтесь с циклом видеоматериалов «Нюрнберг. Без срока давности» и узнайте больше о важнейшем событии 20 века, доказавшем, что человечество способно объединять усилия и вершить правосудие в масштабах всего мира. ✔Вашему вниманию 1 часть…
- 72 просмотров, 09 мая 2026 г., изображение
Балалар бакчасы нәниләре Җиңү бәйрәмендә, авыл үзәгендә урнашкан һәйкәлгә венок куюда катнаштылар. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #патриотическоевоспитание #ДеньПобеды #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
- 76 просмотров, 08 мая 2026 г., изображение
Җиңү көне илебездә иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. 1945 елның 9 мае бездән ерагая бара, әмма без бу җиңүнең кыйммәтен, бабаларыбызның ничек яклаганнарын, саклаганнарын хәтердә тотарга тиешбез. Бүген балалар бакчасында "Җиңү көнен искә төшерәбез" театральләштерелгән чара узды. Балалар Җиңү көне турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, "Торналар" биюен биеделәр. Бабаларыбызның батырлыгын искә алып, Җиңү көне белән котлыйбыз. Аяз күк йөзе, якты кояш,тынычлык, шатлык, бәхет телибез. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #ДеньПобеды #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
- 66 просмотров, 07 мая 2026 г., видео
Үлемсез полк"- балалар бакчасында буыннар бәйләнеше һәм хәтер. Безнең балалар бакчасында әһәмиятле "Үлемсез полк" акциясе узды. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә, кулларына бабаларының портретларын тотып урамга чыктылар. "Үлемсез полк" акциясе ул чара гына түгел, ә патриотик тәрбиянең мөһим элементы. Балалар үз гаиләләренә һәм иленә хөрмәт белән карарга өйрәнәләр, "батырлык" төшенчәсе белән танышалар. Балалар һәм өлкәннәрнең бергәләп катнашуы, буыннар элемтәсен ныгыта, киләчәк өчен горурлык һәм җаваплылык хисе…
- 64 просмотров, 07 мая 2026 г., изображение
Балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәйфуллин Нәзир "Ученый малыш" республика олимпиадасында 50/44 бал җыеп, 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Афәрин, Нәзир! Котлыйбыз, уңышлар сиңа! #МБДОУДетскийчад31чНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаярабрта #ГодДошкольногоОбразоваания #ГДОТатарстан #ГодНародногоЕдинства
- 58 просмотров, 06 мая 2026 г., изображение
Җиңү көне алдыннан безнең балалар бакчасы "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясенә горурлык белән кушылды. Бу акция балаларны, әти-әниләрне киләчәк буыннар өчен азатлык һәм тынычлык саклап калган ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы истәлеген саклап калу омтылышында берләштерүче күркәм традициягә әверелде. "Җиңү тәрәзәләре" акциясендә катнашу бизәк кенә түгел, бәлки кечкенәләр өчен патриотизмның мөһим дәресе. Без балаларга җиңүнең әһәмияте, совет солдатларының батырлыгы турында сөйлибез. Мондый чаралар балаларда үз илең өчен горурлану хисе һәм аның тарихына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм…
- 57 просмотров, 06 мая 2026 г., изображение
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан балалар бакчаларында төрле чаралар, әңгәмәләр, акцияләр үткәрелә. Бөек Ватан сугышы турында беренче күзаллаулар формалаштыру, совет халкының батырлыгына хөрмәт һәм үз Ватаны өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, балалар бакчасында, "Безнең батырлар" темасына мөһим сөйләшү үткәрелде.Әңгәмә барышында балаларга сугышчылар турында тематик иллюстрацияләр тәкъдим ителде. Шулай ук Яңа Иглай авылыннан киткән авылдашлар батырлыгы белән дә таныштылар.…
- 52 просмотров, 05 мая 2026 г., изображение
Безнең балалар бакчасында куркынычсыз тәртип культурасын популярлаштыру кысаларында тематик чаралар узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмә оештырылды. Тәрбиячеләр балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең ни өчен мөһим булуын аңлаешлы формада сөйләделәр. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #безопасноедетство #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан
- 45 просмотров, 04 мая 2026 г., изображение
Китап-кешенең дусты. Балачактан ук әти-әниләр, тәрбиячеләр балаларга китаплар укыйлар. Балаларның китаплар турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, балалар белән авыл китапханәсендә экскурсиядә булдык. Китапханәче Рәсимә апа балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Рәсимә апа балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китапларны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.Балалар зур кызыксыну белән китапханәче апаларын тыңладылар, үзләре дә матур рәсемле китаплар…
- 43 просмотров, 03 мая 2026 г., изображение
Безнең балалар бакчасы нәниләре муниципаль, Республика, Россия күләмендәге конкурсларда бик актив катнашалар һәм зур уңышларга ирешәләр. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #годнародногоединства
- 40 просмотров, 30 апр. 2026 г., изображение
Безнең балалар бакчасына "Тукай илендә" плакатлар комплекты кайтты. Бу комлектта Г.Тукайның 15 шигьри әсәрләренә иллюстрацияләр бар. Иллюстрацияләр бик матур, ачык, эчтәлекле. Без балалар белән аларны шөгыльләрдә кулланабыз. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #миллитәрбия #ГодДошкольногоОбразования #ГДОТатарстан #годнародногоединства
- 7 просмотров, 26 мар. 2026 г.
Табигатьтә яз яшәрә. Кояш көннән -көн ныграк кыздыра. Түбәләрдән тамчылар тама, гөрләвекләр ага, елгаларда бозлар ага. Язгы чорда сулыкларда һәм елгаларда балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау максатыннан, балалар бакчасында әти-әниләр белән инструктаж үткәрелде. #МБДОУДетскийсад31сНовоеИглайкино #Нурлатвоспитательнаяработа #безопасностивовремяполоводья
Открыть пост в MAX