Татар ядкарьләре в мессенджере MAX — 372 подписчиков, аналитика и статистика
Татар халкының уникаль ядкарьләрен монда таба аласыз.
AI-аналитик MaxBook
Войдите, чтобы увидеть оценку на основе ER, рекламной нагрузки, роста и trust score.
О канале Татар ядкарьләре
Татар халкының уникаль ядкарьләрен монда таба аласыз.
Основные метрики
Последние публикации канала «Татар ядкарьләре»
- 64 просмотров, 16 июн. 2026 г., видео
"Кабатланмас тембрга ия, киң диапазонлы, гаҗәеп көчле, бай аһәңле, тигез яңгырашлы, сыгылмалы тавыш дисеңме, белькантога нигезләнгән, бөтен нечкәлекләренә кадәр чарланган башкару осталыгы мәктәбеме, яки зифа буй-сын, мәһабәт гәүдә, үзенә генә хас ирләрчә мөлаемлык бөркелгән түгәрәк йөз, кара бөдрә чәчләр дисеңме—болар бар да яшь солистны опера сәхнәсенең романтик каһарманнарын башкару өчен коеп куйган артист идеалына якынайта. Аның турында күпләр: «Махсус заказ буенча әзерләсәң дә болай ук булмас шикелле!»—диләр. Тагын боларга Хәйдәргә хас хезмәт сөючәнлек, тырышлык, ихтыяр ныклыгы,…
- 95 просмотров, 16 июн. 2026 г., изображение
"Булдырып булмады..." 1983 елгы Сабан туе. Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы
- 107 просмотров, 16 июн. 2026 г., изображение
Бүген 16 июнь көнне мөхәррәм ае башланды һәм һиҗри ел исәбе буенча яңа ел керде. Яңа елыбызны иминлектә, хәерле гамәлләрдә генә үткәрергә язсын!Мөхәррәм ае мөбарәк булсын🤲
- 146 просмотров, 15 июн. 2026 г., видео
Тәтеш районы Келәш авылында туып үсеп, Кукмарада гомер итүче Габидуллина Галия апа туган авылына кунакка кайтып, авылдашларын үзенең моңлы тавышы белән сөендерә. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк
- 133 просмотров, 15 июн. 2026 г., изображение
Халкыбыз күңеленең иң тирән урынына уелган милли җырларыбыз, аһәңнәребез арасында иң үзенчәлеклесе "Рамай" җырыдыр. "Рамай"ны ишеттеңме - күңел сине әби бабайлар, әти- әниләр яшәгән чорга, урманлы да, далалы да, күлләре, елгалары, инеш-чишмәләре дә булган авылларыбызга ала да кайта. Нәрсәсе белән "чын татарча" соң бу җыр? Халкыбызның күп кенә җырлары тарихын барлаган композитор, фольклорчы галим Җәүдәт Фәйзи бу җыр хакында менә ниләр язып калдырган. ""Рамай” - татар халык җыры. Аның бәетчән сюжетка корылган егермедән артык варианты бар. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга чыккан әлеге җыр халык…
- 145 просмотров, 15 июн. 2026 г., изображение
1917 елның 15 июненнән мөселман социалистик комитеты Казанда “Кызыл байрак” дип аталган татарча газета чыгара башлый. Мөхәррире – Үзәк мөселман хәрби коллегиясен оештыручы һәм аның беренче рәисе Мулланур Вахитов. Газета редакциясе Тукай урамының беренче йортында, элекке “Дунай” ресторына бинасында урнашкан була. Газетаның беренче саны «Иптәшләр, алга!» дигән программалы мәкалә белән ачыла. Анда бөтен хакимиятне Советларга бирергә; Дәүләт Думасын һәм Дәүләт Советын таратырга, Беренче бөтендөнья сугышын туктатырга, җирне — игенчеләргә, заводларны — эшчеләргә бирергә дигән таләпләр куела.…
- 171 просмотров, 15 июн. 2026 г., видео
Бу фото, видеоларны "Урамдашлар җыены"нан дип атасаң да буладыр. Әлеге 13 июньдә узган җыенга Тәтеш районы Келәш авылының Комсомольская урамында бүгенге көндә яшәүчеләр, монда туып, үсеп, чит якларда гомер сөрүчеләр килгән иделәр. 100 дән артык урамдашлар бергәләшеп очрашу бәйрәмендә күңел ачты. Бу бәйрәмнең матур мизгелләрен сезгә дә җиткерәсе иттек) Ә сезнең якларда урам бәйрәмнәре үткәрәләрме?
- 169 просмотров, 15 июн. 2026 г., изображение
Танылган археолог галим,бик күпләрне татар тарихы белән кызыксынырга өйрәткән укытучы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фаяз Шәрип улы Хуҗин вафат. Фаяз абыйның татар архелогоиясе фәне үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан халыгы тарихлары битләрен ачуда ул калдырган эзләр тирән һәм озын. Ул дистәләгән китаплар авторы, шулар арасында үзенчәлекле урынны балалар өчен җайлы, җиңел тел белән язылган тарих китаплары аерым урын билиләр. Фаяз Шәрип улы беренчеләрдән булып, үзенең саф һәм бай…
- 176 просмотров, 15 июн. 2026 г., изображение
Мәңгелектән Тамчы булып Мин тамганмын. Кемдер әле Тумый калган... Мин туганмын! Нәрсә гаҗәп: Кабат китсәм Мәңгелеккә?— Бу дөньяда Булмаганмын Мин элек тә... Шәүкәт Галиев #татар_акылы
- 235 просмотров, 14 июн. 2026 г., изображение
Агыйделнен агым суын кичкән чакта, Туя алмый дәрьясыннан эчкән чакта. И Ходаем, бер нәрсәң дә кирәк түгел. Үз жанашым исләремә төшкән чакта... #шәхеслеребез #бу_көн_туган_көн Әдәбият мәйданына беренче рус революциясе чорында чыгып, шигъри әсәрләре белән татар поэзиясендә үзенчәлекле эз калдырган язучыларыбызның берсе, драматург, шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Габделкаюм улы Укмасый (Зәбиров) (14.06.1884.- 07.08.1948)
- 265 просмотров, 13 июн. 2026 г., изображение
🎶"Ренатта һәрчак тулы табигыйлык һәм шәхес гармониясе. Аның иҗаты халыкның музыкаль генофондын саклауга юнәлдерелгән, туры сүз белән әйтсәк, элиталы һәм киләчәккә омтылган иҗат" (Р.Габәши) #шәхесләребез #бу_көн_туган_көн 🎶Татар музыкасында соната жанрына нигез салучы, борынгы музыкаль фольклорыбызның безгә аз таныш булган яңа битләрен ачучы композитор Ренат Әхмәт улы Еникеев (13.06.1937-13.03.2020)
- 270 просмотров, 13 июн. 2026 г., изображение
Бүген "Татар ядкарьләре" командасының иң беренче көннәреннән бирле эшләп, катлаулы темаларны язылучыларыбызга ирештерүче, филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият, сәнгать институты галимәсе Зәлия Мансур кызы Бруськоның туган көне! Зәлия ханымны туган көне, матур санлы юбилее белән ихластан котлыйбыз, алдагы тормышының бәрәкәттә, уңышлы иҗади эзләнүләр, белән узуын телибез! #бу_көн_туган_көн
- 277 просмотров, 13 июн. 2026 г., изображение
"Мин рәхәтләнеп яшим. Газета-журналлар алдырам. Укыйм, радио тыңлыйм, аннан соң телевизор карыйм. Мин авыр, катлаулы, әмма кызыклы гомер кичердем. Патша вакытында ук гимназия бетердем. Беренче дөнья сугышын да, революциясен дә, "утыз жиденче"сен дә, "кырык беренче"сен дә күрдем, ачлыгын да күрдем, сугыш вакытында куылдым да, эш эзләп каңгырып та йөрдем. Торыр урын эзләп, утыз ел гына кеше өстендә тордым. Кәримне эзләп, аны көтеп яшәдем. Аннан соң реабилитация. Кәримнең бүгенге шөһрәтен, бугенге бөеклеген күрдем... хатирәләр, хатирәләр... Зарланырга, эш табалмыйча эч поштырырга вакытым минем…
- 300 просмотров, 13 июн. 2026 г., видео
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер. Кайларда яуды бүген яңгыр? #сынамыш
- 36 просмотров, 1 реакций, 13 июн. 2026 г., видео
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер. Кайларда яуды бүген яңгыр? #сынамыш
Рост и динамика
Реклама и монетизация
Цитирование и аудитория
Качество и доверие
AI-анализ
Дополнительно
Похожие каналы
Администрации Вольского муниципального района Адрес: г. Вольск, Октябрьская улица, 114 Контактный телефон: …
Официальный канал управляющей компании "Твой дом Кубань". Контактная информация: ✉️ Электронная почта: ☎️ Т…
«Додо Пицца» — международная сеть, которая родилась в Сыктывкаре, а работает уже в 22 странах мира. Меню мо…
Официальный канал администрации города Новочебоксарска Чувашской Республики.
Для публикации объявлений, размещении рекламы и сотрудничеству обращайтесь к : Канал зарегистрирован в Роск…
📌 Вакансии каждый день. Реклама и сотрудничество 👉 Руководитель
Красот 👑 Канал для тех, кто выбирает себя. Уход, стиль, тренды, лайфхаки и стильные находки. Быть красивой…
Канал ИА BigpowerNews (bigpowernews.ru). Новости электроэнергетики. Анализ рынков электроэнергии. , новостн…
📌 Вакансии каждый день. Реклама и сотрудничество 👉