MaxBookMaxBook
Новости
Хикәяләр

Хикәяләр в мессенджере MAX — 3 172 подписчиков, аналитика и статистика

Перейти в канал
3.2K
Подписчиков
+12
Статистика из открытых источников. Данные могут обновляться с задержкой.Это мой канал →

AI-аналитик MaxBook

Охват низкая (0.0%) — аудитория малоактивна
Рекламная нагрузка низкая (0%) — есть место для размещений
Средний охват: 0 просмотров на пост
Активный канал: 300 публикаций в базе
Стоит ли покупать рекламу??/10

Войдите, чтобы увидеть кредит-рейтинг доверия, разбор факторов и оценку рисков.

О канале Хикәяләр

3 172подписчиков

Владелец канала пока не добавил описание.

Основные метрики

Последние публикации канала «Хикәяләр»

  1. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Эй, туган, син дә шушы бәдбәхетнең җырын җырлагач, белмим инде... — Эшең харап, туган, адвокат ялларга туры килмәсен сиңа. Харап, харап... Шулчак өйгә тиктомалдан гына Кәримә килеп керде. Кара бишмәтен кигән, кулына өч литрлы пыяла савыт тоткан. Аның ничек килеп кергәнен беркем дә аңламады. Соңыннан ачыкланды: Инсафның күршеләренә сөткә (үзе сыер асрый алмый) кергән икән, шунда капка төбендә милиция машинасы күргәч, ашыга-ашыга монда кереп җиткән. Капкадан кергәндә аңа әле Ландыш та очраган... — Ыдвакаты бар аның! — дип бөтен йорт эченә сөрән салды ул. — Кем? — дип сорады Мәхмүт. — Мин. —…

  2. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Мәхмүт... иптәш лейтенант... моны да пратакулга керт... ул миңа һөҗүм итте! — дип мескенләнде шаһит. Латыйп, явыз Латыйп бу минутларда нигәдер үз-үзенә охшамаган иде. Хәер, аны да аңларга була, ялганчы үзенең кайчан да булса фаш ителүен аңлап, андый вакытларда куркакка әйләнә. — Ә кая соң үзе? — дип сорады егылган җиреннән бик тиз торып баскан гаепләнүче. — Кем? — Потерпевшая? Мәхмүт, бер сүз дә дәшмичә, эре кыяфәт белән кабат өстәл янына килеп утырды, папкасын ачып, кәгазьләрен барларга тотынды. — Кая ул? Чакыр монда! — дип әмер бирде ул Латыйпка. Милиционер роле Мәхмүткә яхшы бара, ул үзе…

  3. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    Таш калада баш кала... (роман) АХИР 21. Латыйп чыгып киткәннән соң, ул нигәдер аның турында түгел, ә якты дөнья белән вакытсыз хушлашырга мәҗбүр булган Газиз турында уйланды. Бик яшьли гомере өзелгән, әле бу дөньяны җүнләп аңлый да алмыйча калган яшь егетнең язмышы нишләп шул хәтле ачы булды соң? Инсаф бу җинаятьне үз өстенә алып, үтерүче исемен алгач, Газизнең әнисе Хәмидә аны елый-елый каргаган. Гаепсез кешегә каргыш төшми, диләр, ләкин бу очракта алай дияргә ярамый. Атасы Нариман белән анасы Зөмәрәнең әнә шулай вакытсыз үлүләре дә яшьли үтерелгән бала анасының каргышы белән бәйле түгел…

  4. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Төрмәдә утырганда, бер сорау баштан китмәде, — диде Инсаф һәм акчалы трофейны кулына алды. — Нигә дип кыйнадың инде син ул Газизне? Аның сиңа ни зыяны тиде соң? Авызына сөяк тыга-тыга кыйнадың бит син аны, җир бит! Нигә? Ни өчен? — Яшь вакыт, җүләр вакыт, диләрме әле? — диде тегесе кайгыны уртаклашасы, ялгышын таныйсы урынга ничектер ясалма кыткылдап. — Нәрсә кыланганны да белми идек бит! Хәзерге чагым булса, бармак белән дә тимәс идем. Аннан ул үзе дә гаепле... — Ни өчен? — Авызын белеп ачсын иде! — Ә мин, беләсеңме, хәзер нишләр идем?! — дип кинәт кенә ярсыды егет. — Менә шушы кәгазь…

  5. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Син миңа андый шарт куя алмыйсың! — дип кычкырды аңа Инсаф һәм конвертны кире өстәлгә бәрде. — Шартны мин үзем куям, аңладыңмы?! Курыкмыйм, сиңа гына көчем җитәр. Мин синең үзеңне туган авылыңнан куам! Мин түгел, ә син китәчәксең авылдан, ишетәсеңме, син! — Нәрсә, гаебем зурмыни соң шул тиклем синең алда?! — Зур. — Яшьлектә ни генә булмый, кардәш. Син бит үз теләгең белән барып кердең анда. Сине беркем дә көчләмәде. Аласың юк иде үз өстеңә булмаган гаепне, нишләп алдың соң?! — Мин хет кеше булып калдым. Ә син... — Нәрсә мин? — ...опустился. Латыйп эшнең кая барганын яхшы аңлады. Әйе, Инсаф…

  6. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    итмичә, җүләр кеше сыман, гармунда уйнавын дәвам итте. «Җүләр»нең гармун уйнаганын тыңлап, карап, Латыйп озак кына ишек төбендә кагаеп торды. Авыл җирендә әле аны берәү дә шулай санга сукмыйча, мыскыл иткән сыман ишек төбендә тотканы булмады! Чырай сытылды, кәеф бозылды. Бераздан түзмәде — тамак ярып акырды ул: — Карале, тиңдәш, мин бит монда үзешчән сәнгать концерты тыңларга дип килмәдем! — Нигә килдең? — дип сорады Инсаф, гармунны әкертенрәк уйнап. — Сөйләшергә, аңлашырга дип килдем! — Сөйләшеп кенә аңлаша алырбыз микән? Кредит доверия исчерпан, брат! Шул сүздән соң Инсаф тагын да катырак…

  7. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    Таш калада баш кала... (роман) АХИР 20. Сабакы! Өтермәдән җүнле нәстәгә үрәнеп кайтмаган икән син! Ү-ү-үтерәм! Өстәл өстендә яткан агач уклауны эләктереп, ул оныгын куып китте. Дәү әнисеннән мондый ук әрсезлек көтмәгән Инсаф башта аптырап калды, Кәримә апай, Инсафның туктап калуыннан файдаланып, уклавы белән шәп кенә итеп аның аркасына томырды. — Ай! Төрмәдә конвойлар да бу хәтле каты кыйнамыйлар иде. — Мә, башың беткере! — Дәвәни, бәлкем, җитәр! Кәримә шук, җитез оныгы артыннан артык ыргыла алмады, кирәгеннән артык юанайган карчык, аягы авыртудан зарланып, ухылдап, урындыкка утырды.…

  8. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    Инсафны гына утырттылар. Инсаф үзе шуны теләде, аның гына шуңа көче җитте. Әгәр шул сигез кеше арасыннан берәрсе бу җинаятьне үз өстенә алмаса, барысы да төрмәгә утырачак, тагын да зуррак сроклар алачаклар иде. Шул исәптән Латыйп та. Тикшерүчеләр аларга шул нәрсәне сөрде. Сүз дә юк, курку хисе көчле булды. Һәркемдә! Мескен малайны кыйнаганда, бөтенесе дә герой иде, ә җавап бирә башлагач, барысы да куркуга калып, пошаманга төште. Кыскача гына әйткәндә, барысы да куркак булып чыкты. Каян килеп чыкты соң Инсафта шундый кыюлык? Әле борын астына мыек та чыгарга өлгермәгән яшь егет бу мәгънәсез…

  9. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Сөйләдеңме барсын да? — Сөйләдем. — Нигә? — Ялганлый белмим, — дип турыдан ярды хатын. — Яшереп торганчы, турысын әйтүең яхшырак. — Йөрәге авырту кызга, шулаймы?! — Гафу ит, ансын уйламаганмын, мин аның чирле икәнен белмәдем. — Белсәң, әйтмәс идең инде? — Белмим, әйтә алмыйм. — Алай гел дөресен генә сөйли торган кеше булгач, нишләп соң иреңә дә сөйләмисең?! — дип кызып китте Инсаф. — Ирем, иркәем, әйтмичә булдыр алмадым, мин сиңа хыянәт иттем, аулак өйдә, айлы төндә яшь егет кочагында яттым! — дип нишләп соң иреңә кайтып әйтмәдең? — Борчылма, — дип тынычландырды аны яшь бичә, — тиздән анысы…

  10. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Нишләп соң аны ирегездән эзләмисез? — Иремнән тапмадым... кызганыч... — Кызганыч... Саташумы соң бу? Нишләп соң әле ул аны кызганырга тиеш?! Раушаниянең үз хәле хәл. Ә, юк... ул аны кызгана. Кемгә ышанырга соң аңа? Кемгә? Яраткан кешеңә хыянәт итү берни дә тормаган һәм андый гамәл зур гөнаһка саналмаган заманда ул кемгә ышанырга тиеш соң, кемгә? — Мин елый да алмыйм, ишетәсезме, минем хәтта күз яшем дә чыкмый! — диде авырсынып урыннан торган Раушания. — Мин еларга, кычкырып еларга тиеш! Ә мин... мин елый алмыйм... бары тик бер күз яше... коткарса, ул гына... коткара... ала... Баядан бирле…

  11. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    Таш калада баш кала... (роман) АХИР 19. Раушания аның кергәнен сизми калды. Кулына китап тоткан Ландышны күргәч, бу очрашуның яхшылык белән бетмәячәген шундук сизенде. Колак алкасын вакытында яшерергә өлгерде, аны урманда төз наратлар сыман басып торган бәллүр бокаллар арасына шудырды. Өйдә Раушанияне күргәч, Ландышның кәефе кырылды. Булачак хуҗабикә белән ул бик коры гына күреште. — Исәнме! — Исән...месез... — Хуҗа кая? — Сез... Инсаф янынамы? Хәзер кайта, ул бер кеше белән күрешергә дип кенә китте. Кунак хатын аны тыңламады да кебек. Кисәк кенә карават янында тулгана башлады, мендәр һәм…

  12. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    колак алкасына төште. Колак алкасын күреп алгач, кызның йөрәге чәнчеп куйды. Ул арада, муенына сөлгесен урап, юеш чәчен сөртә-сөртә, Инсаф килеп керде. Кыз аңа әнә шул табылдык колак алкасын сузды. Хәер, егет аптырап калмады, үз-үзен бик тиз кулга алып: — Нәрсә бу? — дип сорады. — Колак алкасы. — Кемдер калдырган, күрәсең. — Караватыңнан таптым... — Кичә кеше күп иде, — дип акланды егет һәм, колак алкасын кызның учыннан алып, бәллүр савытлар тезелгән иске сервант алдына куйды. — Берәрсе онытып, төшереп калдыргандыр... — Ашыйсыңмы? Чәй кайнаган! — диде кыз, әлеге табылдыкка артык әһәмият…

  13. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Әү, җаным?! — Ал мине! Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә... Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан чыртлап ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган…

  14. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    — Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны... Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак... ышанасыңмы? — Синнән теләсә нәрсә көтәргә була… — Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы? — Юк, алай дип уйламыйм, — дип төзәтте сүзен егет. — Минем моңарчы ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны... бик зур гөнаһ, диләр... — Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным! — Бәлкем... шулайдыр да... Ләкин... — Әйтеп бетер! — ...минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям бар. — Яратасыңмы? —…

  15. 0 просмотров, 07 июл. 2026 г.

    Таш калада баш кала... (роман) АХИР 18. Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар аңа рәхмәтләрен әйтеп таралышты. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды. Ул, гармунын кулына алып, кабат уйнап та, җырлап та карады, тик нигәдер уен да, җыр да бармады. — Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? — диде ул Ландышка. — Куасыңмы? — Юк, кумыйм... киресенчә... балаң, ирең бар... Көтә торганнардыр... — Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклый. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Латыйп иртә ята, иртә тора... — Әгәр дә Латыйбың…

Рост и динамика

Реклама и монетизация

Рекламная аналитика доступна после регистрации

Бесплатно. Занимает 30 секунд.

Цитирование и аудитория

Качество и доверие

AI-анализ